Коронавирус: 53 яңа очрак!
Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 3079 Covid-19 очрагы теркәлгән. Пациентларның күп өлеше сәламәтләнеп килә.
Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 53 яңа очрагы ачыкланган.
Статистика буенча, иң күп очрак - Казанда. Татарстанда пандемия башланганнан бирле барлыгы 3079 Covid-19 очрагы теркәлгән. Пациентларның күп өлеше сәламәтләнеп килә.
ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итүенчә, авыруларның 13е хастаханәгә урнаштырылды, 40ы авыруның җиңел яки симптомсыз формасы белән өйдә дәвалана.
Яшь буенча караганда, иң күп чир йоктыручылар 30дан 50 яшькәчә — 17, шулай ук 50дән 60 яшькә кадәр. (13 очрак).
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев