Логотип Идель
Яңалыклар

Коронавирус: 80 яңа очрак һәм тагын бер үлем

Үзизоляция режимы "йомшарса" да, статистикадагы саннар сөендерергә ашыкмый әле. 18 майда Татарстанда 2312 коронавирус очрагы теркәлгән.

    Үзизоляция режимы "йомшарса" да, статистикадагы саннар сөендерергә ашыкмый әле. 18 майда Татарстанда 2312 коронавирус очрагы теркәлгән. Алар барысы да контактка керү юлы аша килеп чыккан. Ә әлегә бер тәүлектә 1195 (+22) кеше дәваланган.

фото: pixabay.com

  16 майда Түбән Кама районында яшәүче 1941 елгы кеше вафат булган. 1 майдан башлап пациент Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең йогышлы бүлегендә коронавирус инфекциясенең авыр формасы белән яткан. Шулай ук ике яклы полисегментар пневмония белән стационарда дәваланган. Пациент 6 майдан ИВЛ аппаратына күчерелгән. Аның хроник йөрәк-кан тамырлары авыруы һәм бронихиаль астма булганы да билгеле. Үлемнең сәбәбе экспертиза белән расланган. 

Статистика

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 5

18-30 - 12

30-50 - 33

50-60 - 7 

60-70кә - 14

70-80 - 6

80-90 - 3

90 яшьтән өлкәнрәк - 0

География

1. Казан-61

2. Яр Чаллы – 4

3. Чүпрәле – 1

4. Алабуга – 1

5. Яшел Үзән – 4

6. Лаеш районы-1

7. Мамадыш – 2

8. Түбән Кама районы-4

9. Саба – 1

10. Тукай районы-1

    17 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана. Аларның авыру формасы җиңел яки симптомсыз.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: карантин, коронавирус, статистика

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев