КОРОНАВИРУС БЕТҮЕН КОРБАН ЧАЛЫП СОРАГАННАР
Ульяновск өлкәсендә иң зур татар авылы — Зур Чирекледә яшәүче мөселман кардәшләребез күркәм йоланы саклап калганнар. Теләсә нинди зур эшкә алыныр алдыннан корбан чалалар hәм Аллаhы Тәгаләдән ахырын хәерле кылуын, ярдәменнән ташламавын дога укып сорыйлар.
Ульяновск өлкәсендә иң зур татар авылы — Зур Чирекледә яшәүче мөселман кардәшләребез күркәм йоланы саклап калганнар. Теләсә нинди зур эшкә алыныр алдыннан корбан чалалар hәм Аллаhы Тәгаләдән ахырын хәерле кылуын, ярдәменнән ташламавын дога укып сорыйлар, дип яза emetul73.ru.
Бөтен авыл халкы киң аланга җыелып, күмәкләшеп тәкбир әйтәләр, имамнар Коръән-Кәримнән аять-сүрәләр укый, аннары корбан чалалар. Шунда ук зур казаннарда корбан итеннән шифалы hәм тәмле шулпа пешә. Ризыклар әзер булгач, барысы да учак тирәсенә тезелеп утырып, корбан шулпасы белән сыйланалар. Теләге булганнар ризыкны өйләренә дә алып китә.
Быел Зур Чирекле мөселманнары Аллаhтан коронавирус пандемиясен бетерүен сорап корбан чалырга ниятләгәннәр. Никулино авыл җирлеге башлыгы, меценат Умәр хаҗи Айбулатов авылдашлары исеменнән корбан чалдырган. Авыл мәчетләренең барлык имам-хатыйблары да бергә җыелып тәкбир әйткәннәр, ә өлкәнең көньяк районнары буенча имам-ахуны Усман хәзрәт Рафиков Аллаhтан пандемияне бетерүен hәм барча халыкка да саулык-сәламәтлек, ил-көннәребезгә тынычлык, иминлек насыйп итүен сорап дога кылдырган.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев