Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУС: Чаллы шәһәре һәм Яшел Үзән районында сигезәр очрак ачыкланган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 93 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 93 яңа очрагы ачыкланган.

Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 79 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (30 кеше), 50-60 (23 кеше) һәм 60-70 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган.

Коронавирус йоктыручылар Казан шәһәрендә - 60 очрак. Чаллы шәһәре һәм Яшел Үзән районында сигезәр очрак ачыкланган.

Республикада коронавирус инфекциясе диагнозы 10 958 тапкыр куелган. 9 549 кеше (шуларның 70е – узган тәүлектә) терелгән.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: коронавирус, статистика

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев