-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
КОРОНАВИРУС: Иң күп авыручылар Казанда — 19 һәм Яр Чаллыда — 9 кеше.
Татарстан Республикасында тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 40 яңа очрагы теркәлгән.
Бу хакта онлайн-брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Бүгенге көндә Татарстанда 40 яңа Covid очрагы теркәлгән : 19ы — читтән кертелгән, 39ы — элемтә аша, - дип билгеләп үтте Галимова.
Иң күп авыручылар Казанда — 19 һәм Яр Чаллыда — 9. 18 кеше хастаханәгә урнаштырылган, ә 22се өйдә дәвалана. Иң күп чир йоктыручылар 30дан 50гә кадәр һәм 50дән 60 яшькә кадәр булган төркемнәрдә - 10 кеше, 60тан 70 яшькә кадәр булган төркемдә 8 кеше, 70тән 80 яшькә кадәр 7 кеше йоктырган.
Татарстанда барлыгы 4390 коронавирус белән авыручы теркәлгән, аларның 3215е сәламәтләнгән, 1161 кеше дәвалана.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз