Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    Коронавирус инфекциясен дәвалаучы өч препарат тәкъдим ителгән

    Коронавирус инфекциясен дәвалау өчен тәкъдим ителгән 3 препарат исемлеккә керде. Тәкъдимнәр буенча, олылар өчен "Рибавирин", "Лопинавир/Ритонавир" һәм Рекомбинант (интерферон бета-1b) препаратларын кулланырга кирәк.

     "Рибавирин" - ул вируска каршы чара, инфекцияле күзәнәкләргә тиз үтеп керә һәм вируслы йөкләнешне киметүне тәэмин итә, вируслы РНК синтезын бастыра.
    Инструкцияләргә караганда, "Лопинавир һәм Ритонавир" - ВИЧ-инфекцияне дәвалау чарасы. Бета-1b Рекомбинант интерфероны таркау склерозны дәвалау чарасы. Ул, аерым алганда, вируска каршы һәм ялкынсынуга каршы берничә аксым төзи башлый.
    Соңгы мәгълүматлар буенча, коронавирусның яңа тибы белән авыручыларның гомуми саны Кытайда 7 711 кешегә җиткән, шуларның 170е һәлак булган.
    Шулай ук Кытайдан читтә йоктыру очраклары Гонконг, Макао, Тайванда, Таиланд, Япония, Көньяк Корея, АКШ, Канада, Вьетнам, Сингапур, Непал, Франция, Австралия, Малайзия, Германия, Финляндиядә теркәлгән.

    ria.ru

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе