-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
Коронавирус һәм татар блогерлары
Соңгы арада бик актуаль булган тема - коронавирусны дәвам итеп, татар блогерларының "ярдәмгә килүләре" турында да языйк әле. Алар инстаграм битләрендә коронавирусны ничек яктырта? Ни өчен пациентларга ярдәм йөзеннән, флешмобта катнашырга булганнар соң?
Күбегезгә таныш булган Илназ Габидуллин (kizik_mizik), Ринат Галиәхмәтов (tatar__malay), Илүзә Галиәхмәтова (iluzyshka_tamlyshka) һәм Резеда Миңнегулова (rezedking, instatarki) Татарстан әләме, бүләкләр һәм открыткалар белән йогышлы авырулар хастаханәсенә барганнар. Алар сигез россияле өчен бал, китаплар һәм милли курчаклар алып килгәннәр.
Блогерларның сүзләренә караганда, бүләкләр безнең ватандашларыбызга республиканы һәм татар мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итәчәк.
#своихнебросаем (татарча #үзебезнекеләрнекалдырмыйбыз буламы?) акциясенә Татарстан халкы да теләп кушылган, алар арасында танылган шәхесләр дә бар икән. Әлеге флешмоб февраль башында Төмәндә Кытайдан өлкәгә эвакуацияләнгән кешеләрне саклап калу максатыннан старт алган иде. Кыска вакыт эчендә акциягә бөтен ил буенча дистәләгән мең кеше кушылган.
Видео: https://www.instagram.com/p/B9EjA27JiXt/
Фотолар блогерларның инстаграм битеннән алынды
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз