Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУС ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕЛӘР ӨЧЕН КУРКЫНЫЧРАК

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән күп очракта 70 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге кешеләр үлә.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән күп очракта 70 яшьтән алып 80 яшькә кадәрге кешеләр үлә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгындагы матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Статистика буенча, коронавирустан үлүчеләрнең 33 процентын 70-80 яшьлек кешеләр, 26 процентын 60-70 яшьтәгеләр тәшкил итә», — диде спикер.

Владимир Жаворонков сөйләгәнчә, яңа коронавирустан үлүчеләрнең уртача яше яшәрмәгән, нигездә, өлкән яшьтәгеләр терелә алмый.

Чыганак: tatar-inform.tatar
 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев