Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУС СТАТИСТИКАСЫ (25 АВГУСТ)

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авырган 30 кешенең тугызын хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана. 

Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр:

18 яшькә кадәр авыручылар юк.
18-30 яшь — 5 кеше;
30-50 яшь — 12;
50-60 яшь — 5;
60-70 яшь — 4;
70-80 яшь — 4. 

Казанда Covid-19 диагнозы 21 кешегә куелган. Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш районнарында берәр, Югары Ослан һәм Нурлат районнарында икешәр кеше авырган.

Шул рәвешле, республикада коронавирус белән авыруның 6338 очрагы теркәлгән. Барлыгы 5164 кеше савыккан, шул исәптән, 36 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев