Логотип Идель
Яңалыклар

Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот!

Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.

Бүген Татарстандагы санитар-эпидемиологик вазгыять буенча чираттагы матбугат очрашуы узды. Грипп, ОРВИ, коронавирус һәм кызамык авыруы буенча статистик мәгълүмат белән һәм Роспотребнадзорның ТР идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков таныштырды.

Коронавирус инфекциясе буенча яңа саннар: 

• Узган тәүлектә коронавирусны йоктыруның 68 очрагы теркәлгән. 

• Узган атна белән чагыштырганда, коронавирус йоктыручылар саны 5 процентка арткан булса да, узган ай – декабрь белән чагыштырганда, яңа вирусны йоктыру очракларының 34 процентка кимүе күзәтелә.

• Ковид белән авыручыларның күбесе (97 проценты), гадәттәгечә, авыруны симптомнарсыз яки ОРВИга охшаш симптомнар белән кичерә.

• Алынган пробаларның барысы да авыруларда коронавирусның омикрон штаммы булуын күрсәткән (дельта штаммы чигенгән). Аерым алган очракларда гына авыруларда омикрон штаммының “кентавр”ы һәм «цербер»ы күзәтелгән.

• Коронавирус инфекциясен билгеләү буенча тестлар уздыру дәвам итә. Яңа вирус инфекциясе таралганнан бирле Татарстанда 8 миллион тест ясалган.

Грипп һәм башка кискен респиратор инфекцияләр буенча статистик мәгълүмат:

• Агымдагы елның өченче атнасында барлыгы 18 147 авыру очраклары теркәлгән (2023 елның икенче атнасы белән чагыштырганда 9.6 процентка кимрәк, шулай ук бу күрсәткеч эпидемия чигеннән 2 процентка түбән).
• Билгеләнгән очракларның күбесе “В» группасы вирусларына карый, икенче урында – типлаштырылмаган “А» группасы вирусларына, өченче урында – H1N1 (дуңгыз гриппы).

Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә. Әлеге авыру да һава-тамчы юлы аша йога. Дөньяда һәм якын чит илләрдә хәлләр сөендерерлек түгел – кызамык очраклары теркәлеп тора, диде Любовь Авдонина. Кызамык йоктырган кешедә югары температура (40.5 кадәр күтәрелергә мөмкин), тәнгә таплар чыгу, конъюктивит күзәтелә. Шуңа, Татарстанда кызамык очраклары әлегә теркәлмәгән булса да, әлеге авыруга каршы тору чараларын күрергә – прививка статусын тикшереп, булмаган очракта, аны ясатырга чакыралар. Коронавирус инфекциясенә каршы вакциналау да дәвам итә. Мисал өчен, Казанның 7нче номерлы хастаханәсендә вакциналау тәүлек буе башкарыла. 12-17 яшьлек балалар өчен дә вакциналар җитәрлек, дип белдерде Владимир Жаворонков.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев