Логотип Идель
Яңалыклар

Ялган мәгълүмат тараткан өчен - хөкем

Коронавирус турында бик күп мәгълүмат килә, әмма шуларның күбесе - ялган. Мәсәлән, Амур өлкәсендә авыру турында хәбәр таратканы өчен бер ханымны җәзага тарталар.

Коронавирус турында бик күп мәгълүмат килә, әмма барысы да дөреслеккә туры килми. Мәсәлән, Амур өлкәсендә авыру турында хәбәр таратканы өчен бер ханымны хөкем итәләр. 

Ул интернет аша төбәк территориясендә Covid-19 вирусы белән авыручылар турында ялган мәгълүмат тараткан. Шикләнелүчегә карата "массакүләм мәгълүматтан явызларча файдалану" маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Хәзер шул ханымга 30-100 мең сум штраф яный.

ТАСС хәбәр иткәнчә, төбәктә эпидемия вәзгыяте тотрыклы һәм Амур өлкәсендә коронавирус йоктыру очраклары юк. Шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева чит ил сәфәрләреннән кайтучыларга медицина күзәтүе өйләренә барып уздырыла, шулай ук аларның коронавирус симптомнары юк, дип ышандырды.
tatar-inform.tatar

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: фейк коронавирус, карантин, Амур өлкәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев