Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУЧЫЛАР САНЫ КИМИЯЧӘК

«Без икенче күтәрелеш озак дәвам итмәс дип өметләнәбез. Әйе, ул беренчесенә караганда озаккарак сузылачак, чөнки аның масштаблары киңрәк."

Коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны өч атнадан соң кими башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты, профессор Владимир Чулановка сылтама белән хәбәр итә.

«Без икенче күтәрелеш озак дәвам итмәс дип өметләнәбез. Әйе, ул беренчесенә караганда озаккарак сузылачак, чөнки аның масштаблары киңрәк. Әмма ул ике-өч атнадан да озаграк дәвам итмәскә тиеш. Өч атнага сузылыр, мөгаен», — дип аңлатты ул.

Өченче дулкынның булу ихтималын шәрехләп, Чуланов кешелек дөньясының беренче тапкыр коронавирус белән бергә ОРВИ эпидемия сезонына керүен искәртте. Бу шартларда инфекциянең үзен ничек «тотачагы» әлегә билгеле түгел.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев