Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУС ЙОКТЫРУЧЫЛАР САНЫ ТУРЫНДА КЫСКАЧА ХИСАП

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыятьне авыр дип бәяләде.

Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков Россиядә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вәзгыятьне авыр дип бәяләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Песков сүзләренчә, ул федераль һәм төбәк хакимиятләреннән «гадәттән тыш зур тырышлык» таләп итә.

«Чыннан да, хәзерге вакытта фон шактый авыр, эпидемиологик дулкынның төп көче төбәкләргә туры килде, дулкын Мәскәүдән көнчыгышка таба китте», - дип искәрттеләр Кремльдә.

Песков билгеләп үткәнчә, сәламәтлек саклау системасының куәте, аерым алганда, хастаханәләрдәге урыннар, дарулар һәм саклану чараларының запасы вәзгыятьне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Дәүләт башлыгының матбугат секретаре коронавируска бәйле вәзгыять турындагы бөтен мәгълүмат Путинга җиткерелүен әйтте. Россиядә бер тәүлек эчендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 17 347 очрагы ачыкланган. Бу – чираттагы рекорд. Моңа кадәргесе – 17 340 – 23 октябрьдә теркәлгән иде.

Коронавирус инфекциясе йоктыручыларның күбесе Мәскәүдә (5224, бер көн элек – 4455), Санкт-Петербургта (715) һәм Мәскәү өлкәсендә (499) ачыкланган. Иң азы – Чечня Республикасында (тугыз), Ненец автономияле округында (дүрт) һәм Чукот автономияле округында (бер).

Эпидемия башланганнан алып илдә коронавирус инфекциясе йоктыруның барлыгы 1 531 224 очрагы теркәлгән. 26 269 кеше үлгән, 1 146 096 пациент терелгән. Үсеш темпы 1,1 процент тәшкил итә. Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 43 миллионга якынлашып килә, аларның ким дигәндә 1,14 миллионы вафат булган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев