Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    ТИЗДӘН КОРОНАВИРУСКА КАРШЫ ДАРУ ӘЗЕР БУЛАЧАК

    Россиядә коронавирус инфекциясе үсешен башлангыч этапта туктатырга мөмкинлек бирә торган препарат әзерләнә. Хәзер бу юнәлештәге эш – соңгы стадиясендә. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде.

    «Әлегә коронавирус инфекциясенә каршы дару беркемдә дә юк. Хәер, без әлеге авыруны йоктырганнан соң башлангыч этапта аның үсешен туктата торган препарат әзерләүнең соңгы стадиясенә кердек», - дип искәртте министр.

    Мурашко сынаулар төгәлләнгәннән соң препарат турында тагын да җентекләбрәк сөйләячәген әйтте. Ул коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалауда кулланыла торган даруларга кытлык булмавын әйтте.

    Реклама

    «Бары тик бер чит ил препаратын китерүдә генә тоткарлыклар бар, җитештерүчеләр аны ясап өлгерә алмый», - диде министр.

    Ул Россиядә альтернатив препарат булдыруларын әйтте.

    РФ Президенты Владимир Путин Оборона министрлыгы җитәкчелеге һәм Оборона-сәнәгать комплексы вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә якын арада коронавируска каршы дару уйлап табылачагы хакында белдергән иде.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы