Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    Коронавируска каршы прививка: кемнәргә ярамый?

    Коронавируска каршы прививка ясарга ярамау турында даими медицина белешмәсе препаратларның компонентларына сизгерлек, авыр аллергик реакцияләр булган, күкрәк сөте белән бала имезгән кешеләргә бирелә. Көчле йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар, хроник авыруларның кискенләшүе булган кешеләргә прививка ясарга ярамау турында вакытлыча белешмә бирелергә мөмкин.

    «РФ территориясендә теркәлгән вакциналар белән вакциналаштырырга ярамау турында даими медицина белешмәсен рәсмиләштерергә мөмкин булган очраклар бар: вакцинаның компонентына яки үзенә сизгерлек, авыр аллергик реакцияләр яки анамнез, күкрәк сөте белән имезү вакыты», — дип хәбәр ителә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкән яшьтәге кешеләрне вакцинацияләүгә карата тәкъдимнәрендә.

    Йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар булганда, хроник авырулар кискенләшкәндә, кешегә прививканы ясарга ярамау турында вакытлыча белешмә бирелә. Мондый гражданнар авырудан соң ике-дүрт атна узгач вакцина ясата ала.

    Реклама

    Сәламәтлек саклау министрлыгында йөклелек вакытының прививка ясатырга ярамау очракларына кермәвен ассызыкладылар.

    Әгәр пациентка прививка ясарга ярамау ачыклана икән, ул күзәтелә торган хастаханә табиблары комиссиясе аңа белешмә рәсмиләштерә.

    «Әгәр пациентка коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләүгә вакытлыча чикләүләр билгеләнсә, белешмә 30 көнгә бирелә, аннан соң белешмә биргән белгечтән консультация узарга кирәк», — диелә документта.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы