-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
Коронавирусны тагын 71 татарстанлыда табалар
Бүген Татарстанда коронавирусның 71 яңа очрагы теркәлгән.
Кичә шулай ук 71 яңа очрак теркәлгән иде.
22 апрельдә Татарстан өчен абсолют антирекорд куелды.
11 кешене хастаханәгә алып киткәннәр, 60 кеше җиңел формада авырганлыктан дәвалануны өендә уза.
6 очрак чит илдән кергән, 65 кеше вирусны якыннары белән контактка кереп йоктырган.
18 яшькә кадәрге 11 бала,
18 яшьтән 30га кадәр – 13 кеше,
30дан 50гә - 17,
50дән 60ка – 16,
60тан 70 яшькәчә - 8,
70тән 80 яшькәчә - 4,
80нән 90 яшькәчә - 2 кеше теркәлгән.
Географиясе:
Казан – 28,
Биектау - 1,
Яр Чаллы – 7,
Яшел Үзән - 11,
Чүпрәле - 1,
Түбән Кама - 3,
Алабуга - 3,
Әлмәт - 6,
Арча - 2,
Саба - 3,
Тәтеш - 2,
Буа - 1,
Балтач - 1,
Алексеевск - 1,
Аксубайда 1 кеше теркәлгән.
Барлыгы Татарстанда 894 кешедә коронавирус табылган.
Барлыгы 100 кешене (соңгы тәүлектә 12 кеше чыккан) хастаханәдән чыгарганнар.
30 апрельдә Алабуга кешесе коронавирустан вафат була. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз