-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
ЯШЬЛӘР ӨЧЕН МАХСУС ДӘҮЛӘТ ПОРТАЛЫ ЭШЛӘНӘ Россиядә «Яшьләргә дәүләт хезмәтләре» порталы эшләнә, анда яшьләр өчен төп вакыйгалар, ташламалар һәм мөмкинлекләр турында мәгълүмат булачак
-
Быел Казанда бер миллионга якын чәчәк утыртылачак Быел Казанда 19 мең кв. метр мәйданлы 59 урам чәчәк белән бизәләчәк. Шәһәрнең чәчәк-ландшафт бизәлешенә 55,5 млн сум бүлеп бирелгән.
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Коронавирусның тагын бик куркыныч төре табылган
ЮАРда яңа коронавирус – NeoCov табылган. Якын Көнчыгышта килеп чыккан MERS бизгәгенең “туганы” бу, ди яза “Российская газета”.
Әлегә ул ярканатларга гына яный. Әмма, тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кешелеккә куркыныч тудыруы өчен аның бер генә тапкыр мутацияләнүе дә җитә. NeoCov ярканатларның күзәнәгенә үтеп керү өчен ACE2 дигән рецептор куллана. COVID-19 да кешенең үпкәләренә нәкъ менә шулай үтеп керә икән.
Галимнәр фикеренчә, яңа коронавирус әлегә кеше үпкәсенә үтеп керә алмый. Әмма бер генә тапкыр мутацияләнгән очракта да ул безнең күзәнәкләрне дә зарарлый алачак.
Иң куркынычы: ЮАРның яңа коронавирусы ACE2 рецепторына COVID-19 кебек түгел, башка юл белән тоташа. Шуңа күрә, белгечләр әйтүенчә, бу коронавирустан антитәнчекләр дә, аксым молекулалары да коткарып кала алмаячак.
Хәзерге вакытта хәтәр коронавируслар АКШта, Камбоджа, Швейцариядә һәм башка илләрдә ярканатларда, кыргый хайваннарда очрый ди.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз