Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    КОРОНАВИРУСНЫҢ ЯҢА БИЛГЕСЕ АЧЫКЛАНДЫ

    Ишетү сәләте үзгәрүне коронавирусның тагын бер билгесе дип атадылар. Бу хакта Лондон Университеты колледжы һәм Корольлек милли комитеты тикшеренүчеләренә сылтама белән РИА Новости яза.

    Express басмасы язганча, коронавирус белән авырган пациентларның күбесе тиннитуска, ягъни колаклар чыңлауга һәм шаулауга зарланган. Шулай ук инфекцияне авыр формада кичерүчеләрнең кайберләре ишетү сәләтен тулысынча югалткан.

    Тикшеренүчеләр табибларга пациентларның ишетү сәләте үзгәрүгә игътибар итәргә, шулай ук коронавирус ачыкланган очракта, алдан кисәтү чаралары күрергә киңәш итә.

    Әмма, галимнәр әйтүенчә, тиннитус башка авырулар турында да хәбәр итәргә мөмкин, шуңа күрә коронавирусның башка киң таралган билгеләре булганда колаклар шауласа борчылырга урын бар.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект