Логотип Идель
Яңалыклар

Коронавирусның яңа дулкыны булырмы?

COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин.

COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны булырга мөмкин. Биология фәннәре докторы, МГУ профессоры Алексей Аграновский РБК хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Беренчедән, “омикрон”ның яңа төрләре, шул исәптән “кентавр” пәйда булды. Бу штаммнар Россиягә дә килеп җитте инде. Алар, кызамык яки яки җил чәчәге кебек, гадәттән тыш йогышлы”, – дигән белгеч, чирләүчеләр саны артуны аңлатып.

Моннан тыш, Аграновский әйтүенчә, көзен чир йоктыручыларның ишәюе кешеләрнең бер-берсе белән күбрәк аралаша башлавы белән бәйле. Университетлар, мәктәпләр каникулдан соң эшли башлый, кешеләр чираттагы яллардан кайта. Белгеч кисәтеп әйткәнчә, коронавирусның яңа дулкыны бер айдан ике айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.

Ә менә РУДН йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский билгеләп үткәнчә, узган елда июнь-июль айларында чирләүчеләр саны артса, август-сентябрьдә, кимегән. “Шуңа күрә берничә атнадан соң COVID-19 инфекциясенә бәйле хәлләр тотрыклыланып, чир йоктыручылар саны кимүен күрергә мөмкинбез”, – дип аңлаткан белгеч.

Шул ук вакытта белгечләрнең икесе дә “омикрон”, аның яңа штаммнары, шул исәптән “кентавр”ның җиңелрәк кичерелүен һәм сирәк очракларда гына хастаханәгә салуны таләп итүен искәрткән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X