Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУСНЫ ЯҢАЧА ДӘВАЛЫЙЛАР

Мәскәүдә коронавирусны дәвалауда яңа терапия кулланыла башлаган Россиянең беренче шәһәре булды.

Мәскәү коронавирусны дәвалауда яңа терапия куллана башлаган Россиянең беренче шәһәре булды. Беренче чиратта, аны әлеге инфекцияне йоктырган көмәнле хатыннар алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы башкала мэры сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Мәскәү Россиядә беренчеләрдән булып вирусны нейтральләштерә торган моноклональ антитәнчекләр төркеменә кергән өр-яңа препаратлар куллана башлады. Дөньяда аларны коронавирусның иртә стадиясендәге, чир авыр формада узу куркынычы булган пациентларны дәвалауда файдаланалар. Яңа терапияне, беренче чиратта, коронавирус инфекциясе йоктырган көмәнле хатыннарга карата кулланырга тәкъдим иттеләр. Мәскәүдә алар өчен медицина ярдәме күрсәтүнең яңа алгоритмнары булдырылды», - диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев