Логотип Идель
Яңалыклар

Коронавирустан 100 процент саклый торган ысул бар икән!

Исегезгә төшерәбез; Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында, дөньяда беренчеләрдән булып, коронавирустан вакцина – Гамалея үзәге эшләгән “Спутник V” вакцинасын теркәде.

Башта – “Спутник V” препараты белән прививка ясату, соңыннан – борынга тамызыла торган препарат белән ревакцинация узу чирнең авыр формаларыннан гына түгел, гомумән, коронавирус инфекциясен йоктырудан саклап калырга тиеш. Бу хакта Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директоры Александр Гинцбург белдергән.

“Без мондый иммунитетның бик көчле булачагын күздә тотабыз. Әмма әле аны клиник тикшеренүләр барышында өйрәнергә кирәк булачак”, – дигән ул “РИА Новости” хәбәрчесенә.

Гинцбург аңлатып үткәнчә, борынга тамызыла торган вакцинадан файдаланылганда, инфекция үтеп керергә мөмкин булган “капка” тирәсендә вирусның организмга эләгүенә комачаулардай бик нык киртә барлыкка килә. Организмга “сеңгән” “Спутник V” белән ул коронавирус инфекциясен “бәреп” чыгара.

Исегезгә төшерәбез; Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында, дөньяда беренчеләрдән булып, коронавирустан вакцина – Гамалея үзәге эшләгән “Спутник V” вакцинасын теркәде. Быел октябрь аенда министрлык инде шул ук Гамалея үзәге галимнәренең борынга тамызыла торган SPRAY 08-Гам-КОВИД-Вак-2021вакцинасына клиник тикшеренүләр үткәрүгә рөхсәт биргән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев