Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУСТАН 39НЧЫ ҮЛЕМ ОЧРАГЫ ТЕРКӘЛГӘН

Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирустан 39нчы үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

1951 елгы Казанда яшәүче хатын-кыз вирус корбаны булган. 19 июльдә пациентны хастаханәдән тыш катлауланган пневмония, Covid-19 инфекциясенең авыр формасы диагнозы белән Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә күчергәннәр. Хәле авыр булу сәбәпле, хатын-кызны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Пациентның сулыш юлларында хроник авырулары булган. Ул 24 июль көнне үлгән.

«Үлем сәбәбе патолого-анатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», - диде Галимова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: коронавирус, статистика

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев