Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУСТАН 55НЧЕ ТАТАРСТАНЛЫ ВАФАТ БУЛДЫ

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын бер үлем очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 коронавирусыннан тагын бер үлем очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

82 яшьлек Нурлат кешесен икеяклы пневмониянең авыр формасы белән Чистай Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе сәбәпле, аның хәле начарланган.

Пациентта Covid-19 инфекциясе булуы лаборатория тикшеренүләреннән соң расланган.

Пандемия башланганнан алып, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 55 үлем очрагы теркәлгән.

Бүген Татарстанда коронавирус йоктыруның 28 очрагы теркәлгән. Бер тәүлектә 38 кеше терелгән, 34 кеше ИВЛ аппаратына тоташтырылган.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев