Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    КОРОНАВИРУСТАН ДАРУ КЕМНӘРГӘ БУШЛАЙ?

    Коронавирус инфекциясенә каршы «Авифавир» препараты амбулатор куллану өчен бушлай булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

    «Әлеге препаратны медицина учреждениеләрендә коронавирус инфекциясеннән дәваланучы пациентларга мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча бушлай тәкъдим итәләр инде», - дип белдерделәр Россия туры инвестицияләр фондында.

    РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының даими теркәү таныклыгы 460 пациент катнашында үткәрелгән клиник сынауларның уңай нәтиҗәләре нигезендә бирелде.

    «Авифавир» белгеч кушуы буенча һәм дәвалаучы табибның катгый контроле астында кулланылачак. Элегрәк федераль министрлык «Коронавир» һәм «Арепливир» препаратларын амбулатор кулланырга рөхсәт иткән иде. «Авифавир» фавипиравир нигезендә ясалган өченче дару булды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • "Внесудебное банкротство гражданина"
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ