Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУСТАН ҮЛГӘН ТАТАРСТАНЛЫЛАР САНЫ АРТА...

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды.

Татарстанда тагын ике кеше коронавирустан вафат булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1975 елда туган ир-ат пневмония белән Чистай үзәк район хастаханәсе базасындагы вакытлыча ачылган йогышлы авырулар госпиталенә китерелгән. Пациентның хроник авырулары аркасында хәле начарланган.

«Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәсендә коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган», — диелгән республика ведомствосы хәбәрендә.

Ә 1962 елда туган ир-атны ике яклы пневмония белән Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр. Авыруның йөрәк-кан тамырлары системасы белән бәйле проблемалары булган. Үлем сәбәбен патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыклаганнар.

2020 елның 10 октябрь мәгълүматлары буенча, Татарстанда Covid-19 таралганнан алып, инфекциядән 87 кеше үлгән.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев