Логотип Идель
Яңалыклар

КОРОНАВИРУСТАН ӨЙДӘ ДӘВАЛАНУНЫҢ ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘРЕ РАСЛАНДЫ

Covid-19 коронавирусы белән авыручылар аерым бүлмәләре булган очракта өйләрендә дәвалана ала.

Covid-19 коронавирусы белән авыручылар аерым бүлмәләре булган очракта өйләрендә дәвалана ала. Шулай ук алар табиб күрсәтмәләрен үтәргә тиеш. Бу турыда «Парламентская газета» яза.

Тулай торакта яки коммуналкада, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр яки хроник авырулы кешеләр белән бергә яшәүче пациентларны мәҗбүри рәвештә хастаханәгә салачаклар.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының шул хактагы боерыгы 8 ноябрьдә үз көченә керде. Моңа кадәр пациентларның хәле катлаулы булмаса өйдә дәваланырга калдырдылар, ә көнкүреш шартлары исәпкә алынмый иде», диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска тест тискәре булганчы ук стационардан өйдә дәваланырга күчерергә рөхсәт итте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев