Логотип Идель
Яңалыклар

Коронавирустан прививка ясатучылар ике тапкыр арткан

Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга арткан.

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов Республикада коронавирустан ревакцинация узуга ихтыяҗ бер атна эчендә ике тапкырга артуын белдерде. Моңа кадәр көненә 500-600 кеше прививка ясатса, хәзер бу күрсәткеч тәүлегенә 1000-1300 кешегә җиткән. 

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда вакцинация пунктларын киеренке эшли дип әйтеп булмый. Прививканы озын-озак чиратларда тормыйча гына ясатырга мөмкин. Шул ук вакытта, ихтыяҗның үсүенә карап, яңа пунктлар да ачылачак.

Бүген республикада яшәүчеләр, Россиянең башка төбәкләрендәге кебек үк, фәкать «Спутник V” вакцинасын гына кадата алачак. Аның бер генә компонентын да, икесен дә кадатырга була. Ревакцинация узганда, вакцинация сертификаты инде беренче дозаны кертүгә үк бирелә.

Лопушов басым ясап әйткәнчә, “Спутник V” вакцинасын чикләнмәгән күләмдә ясатырга мөмкин.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X