-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ БУРАН КӨТЕЛӘ Юлларда кар көртләре булачак.
-
ЭЛВИН ГРЕЙ ТАТАР КЫЗЫНА ӨЙЛӘНДЕ! Элвин Грей өйләнгән! Татар кызына!
-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Коронавирустан уникенче үлем очрагы теркәлгән
Татарстанда бүген коронавирусның 39 яңа очрагы расланган, барысы да элемтә юлы аша йоккан.
Шулардан 13 кеше хастаханәгә урнаштырылган, ә 26 кеше өйдә дәвалана. Узган тәүлектә барлыгы 2874 кеше сәламәтләнгән.
Бер очрак 18 яшькә кадәр кешеләрдә табылса, 18 яшьтән 30 кадәр - 4, 30дан 50 яшькә кадәр - 14, 50дән 60 ка кадәр - 9, 60-70 яшькә кадәр - 4, ә 70 яшьтән 80 яшькә кадәр 5 очрак теркәлгән.
Район һәм шәһәрләр буенча, иң күп очрак - Казанда (31 очрак), Яр Чаллыда - 2 очрак, Аксубайда - 3, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Лаешта - берешәр очрак расланган.
Уникенче үлем очрагы
Татарстанда коронавирустан 12 нче үлем очрагы теркәлде. 1941 елда туган Казан кешесе сугыш ветераннары госпитале базасында вакытлыча йогышлы авырулар госпиталендә 27 майдан стационар дәвалануда булган. Хәле авырайгач, пациент реанимация бүлегенә күчерелгән.
Интенсив терапиягә карамастан, пациентның хәле тагын да начарланган. 30 майда йөрәк эшчәнлеге туктау нәтиҗәсендә үлгән.
Үлем сәбәпләрен билгеләү өчен патолого-анатомик экспертиза үткәрелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз