Логотип Идель
Яңалыклар

Коррупциягә каршы форум: Яшьләр үз проектларын яклый алачак

Хәзерге вакытта Ассоциация Россия Федерациясенең 72 субъектыннан 4000нән артык яшь кешене берләштерә

12-15 мартта Казанда РФ субъектларында коррупциягә каршы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру турында фикер алышачаклар.

I Бөтенроссия Яшьләр коррупциягә каршы форумда Русиянең 80 регионыннан 100дән артык вәкил катнашачак.  Шулай ук форум кысаларында "Россия Федерациясендә коррупция проблемалары"халыкара фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Программада коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшләү буенча иҗтимагый оешмаларның тәҗрибәсен тәкъдир итү, шулай ук уңышлы тәҗрибәне Россия Федерациясенең башка субъектларына тарату күздә тотыла. Яшьләр коррупциягә каршы проектларын гамәлгә ашырганда төбәкләрдә булган проблемалар да ачыкланачак һәм эшләнәчәк.

РФ Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе – Бөтенроссия иҗтимагый берләшмәсе, аның максаты-яшьләрне төбәкләрнең иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итү, илебезнең иҗтимагый тормышының барлык өлкәләрен үстерү өчен Россиянең талантлы яшь идарәчеләренең көчләрен берләштерү. Хәзерге вакытта Ассоциация Россия Федерациясенең 72 субъектыннан 4000нән артык яшь кешене берләштерә.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: яшьләр сәясәте антикоррупционный форум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев