-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Кошман батырларына - тәкә!

Кайбыч районы Кошман мәктәбенең спорт мәйданчыгында “Кошман батырлары” кубогына милли көрәш буенча ярыш үтте. Анда Кошман, Мәлки, Кече Мәме, Иске Тәрбит, Чүти һәм Олы Подберезье мәктәпләре командалары, барлыгы 50дән артык яшь көрәшче катнашты.
Кошман авылы элек- электән үзенең батыр көрәшчеләре белән дан тоткан. Кайбыч Сабан туенда гына да җиде авылдашлары батыры булып калган аларның. Мәсәлән, Рәшит Камалов – 1961елгы батыр, Әбрар Сәлахов – 1962, Нәби Фәйзуллин – 1970, Әлфәт Фәйзуллин – 1971, Фәргать Садриев – 1975, Равил Яруллин 1980 елда җиңүче булган. Ә менә хәзерге вакытта Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче авылдашлары Хамис Миңнуллин сигез тапкыр батыр калган.
Әлеге ярышны район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин оештырды. Бәйгене тантаналы төстә ачуда район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров катнашты, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән барлык көрәшчеләрне сәламләде һәм уңышлар теләде.
Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, бәйге башланды. Биш сәгатькә якын барган көрәштә җиңүчеләр ачыкланды. Бу авылның элеккеге батырларына лаеклы алмаш үсеп килә.
Беренче тапкыр үткәрелгән турнирда Кошман мәктәбе укучылары беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка, медальләр, бүләкләргә һәм символик бүләк – тәкәгә лаек булдылар. Икенче урынны – Иске Тәрбит, өченче урынны Олы Подберезье мәктәпләре командалары яулады.
Шәхси һәм командалар беренчелегендә җиңүчеләргә һәм призлы урыннарны яулаучыларга бүләкләрне 1975 ел Сабан туе батыры Фәргать Садриев, Алексей Макаров һәм ярышларның баш хөкемдары Юрий Михайлов тапшырды, дип яза "Кайбыч таңнары"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз