Логотип Идель
Яңалыклар

Теләче батырларын зурлады

Теләчедә кичә көрәшчеләрне хөрмәтләп котладылар

Билгеле булганча, Актаныштта узган Муса Җәлил турнирында Теләче командасы беренче урынны яулады. Актанышта алар ике команда белән чыгыш ясаган иделәр. Шул уңайдан кичә Теләчедә барлык көрәшчеләрне, спонсорларны һәм тренерларны район мәдәният йортында узган бәйрәм концерты вакытында котладылар. Сәхнәгә чакырып район башлыгының рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Концерттан соң көрәшчеләрне хөрмәтләү бәйрәм табыны артында дәвам итте. 

Бу очракта Теләче районы хакимияте башлыгы Илдус Фатыйх улы Зариповның көрәшчеләргә булган хәерхаклы мөнәсәбәтен искәртмичә булмый. Чөнки ул инде әлеге традицияне күп еллар буена башкара, республика күләмендә, Россия күләмендә җиңү яулганан көрәшчеләрне һәрвакыт кабул итә, аларны зурлый, хөрмәтли. Афәрин диясе килә!

Үзе дә көрәшче булган һәм Теләчедәге барлык көрәшнең иганәчесе саналган Сәгыйть Гыйниятуллин Актанышта яулаганган җиңүдән соң, командага ат бүләк иткән дигән хәбәр бар иде. Мәҗлестән соң барлык кешегә атны суеп ясалган колбасалар тапшырылды. 

Хөрмәтләү чаралары моның белән генә тәмамланмаячак. Биектауда узган яшьләр арасындагы көрәш ярышлары нәтиҗәләре буенча, Теләче командасы шулай ук зур уңышка иреште. Шул уңайдан, апрель аенда яшь көрәшчеләрне  Салават Фәтхетдинов призларына уза торган ярыш вакытында бүләкләү, зурлау көтелә. Аларга да рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырылачак. Бу очракта да Сәгыйть Гыйниятуллин шәхесен атамый булмый. Нәкъ менә ул яшь көрәшчеләр һәм тренерларлар алдында Биектауда  уңышлы чыгыш ясау максатын куя һәм уңышка ирешкән очракта, көрәшчеләргә, тренерларга акчалата бүләк буласын вәгъдә итә.

 Бу хакта безгә танылган көрәшче, Теләче районында күптән түгел генә җитәкче булып эшли башлаган Азат Нурмөхәммәтов хәбәр итте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев