Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга

    Котычкыч хәл: Иркутск өлкәсендә су басу фотолары

    Иркутск өлкәсенең Тулун шәһәре су астында калган. Су басу сәбәбе саклагыч буаның китүе. Дамба Ия елгасында су күтәрелүдән җимерелгән. Барысы тиз арада булган, биредә яшәүчеләр чыгып китәргә дә өлгермәгән. Берничә халәк булучы турында әйтелә. Шәһәрдә йортларны өченче этажга кардәр су баскан. Шәхси йортлары булган кешеләр өй түбәләренә менәргә мәҗбүр буган. Бакча, кош-корт, мал асраучылар бер нәрсәсез калган.

    фото: krim_let

    фото: toptv55

    Реклама

    фото: priutovo_news

    фото:priutovo_news

    Россия МЧС психологлары кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктларында  аерым-аерым һәм берничә кешегә  психологик ярдәм күрсәтәләр. Барлыгы  767 мөрәҗәгать теркәлгән. Моннан тыш, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Тулунның су баскан территориясеннән халыкны эвакуацияләү эшләрен алып бара. Соңгы 2 сәгать эчендә Ия, Уда, Бирюса елгаларының югары агымнарында су дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Зыян күргән халыкның исемлеге  төзелә һәм зыян күргән районнарга матди ярдәм күрсәтелә. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Арктикага чакыру
    • Үзмәшгульләргә!
    • Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру
    • Физик затларның керемен декларацияләү
    • Санкция чикләүләре шатларында Россиянең финанс системасы эшчәнлеге
    • Налог бурычларың турында хәбәрдар бул!
    • Наркотиксыз тормыш
    • Тәртип радиосын тыңла
    • 3-НДФЛны - 30 апрельгә кадәр
    • "Китап" радиосын тыңла!