Логотип Идель
Яңалыклар

Ковид белән грипптан прививканы - берьюлы?

Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән грипптан берьюлы вакцинация ясау мөмкинлеген тикшерә башладылар.

Россиядә яңа коронавирус инфекциясе белән грипптан берьюлы вакцинация ясау мөмкинлеген тикшерә башладылар. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

«Коронавирустан һәм грипптан берьюлы вакцина ясауның куркынычсызлыгы һәм нәтиҗәлелеген бәяләү өчен җәнлекләрдә тикшерү үткәрәләр. Нәтиҗәләре буенча чираттагы адым буенча карар кабул ителәчәк», — диде Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

Әлегә тикшеренүләр бара, шуңа министрлык коронавирус белән грипп прививкасы арасында бер ай интервал сакларга киңәш итә, дип ачыклык кертте ул.

«Әлегә коронавирустан прививка ясатмаучыларга беренче чиратта, шул инфекциядән вакцинация узарга тәкъдим итәбез, чөнки ул чир куркынычрак», — диде ул.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев