Логотип Идель
Яңалыклар

КОВИДНЫ ДӘВАЛАУ КҮПМЕГӘ ТӨШӘ?

Табиблар һәм экспертлар көз көне коронавирус мутациясе һәм "Дельта" штаммасы өстенлек итүгә бәйле рәвештә авыруларның яңа дулкынын фаразлыйлар.

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ФОМС) 2021 елның икенче яртыеллыгында коронавирус диагнозлы пациентларны дәвалауга 111 млрд сум таләп ителер дип көтелә. Ковид йоктыручылар 3,9 млн булыр дип фаразлана. Бу хакта РБК Хисап палатасының аналитик язуына сылтама белән хәбәр итә.

4 миллионга якын потенциаль авыручыларның  20%ына гына - 784 мең пациентка - госпитализация кирәк булачак, дип билгеләп үтә ФОМС. Табиблар һәм экспертлар көз көне коронавирус мутациясе һәм "Дельта" штаммасы өстенлек итүгә бәйле рәвештә авыруларның яңа дулкынын фаразлыйлар.

ФОМС беренче яртыеллыкта COVID-19 белән авыручыларга ярдәм күрсәтүгә 218 млрд. сум сарыф иткән, бу акчаларның иң зур өлеше (208,8 млрд сум) стационар шартларында ярдәм күрсәтүгә тотылган. Ел башыннан коронавируслы 1,5 млн авыру хастаханәгә озатылган.

Россия буенча 2021-нченең беренче яртыеллыгында COVID-19 белән чирләгән бер пациентны хастаханәгә салу уртача 135,4 мең сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта йогышлы булмаган авыруларны дәвалау күпкә арзанрак - 41,5 мең сум. Узган елда 2,1 млн ковидлы пациентларны госпитализацияләүгә 245 млрд сумнан артык акча тотылган. 2020 елда дәвалау бәясе түбәнрәк булган - 115 мең сум.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев