КОВИДНЫҢ ЯҢА ШТАММЫ: ГАЛИМНӘР ЯҢА ВАКЦИНА ӘЗЕРЛИ
«Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналары коронавирусның яңа омикрон-штаммына каршы нәтиҗәле булып кала, әмма Гамалея үзәге, беркетмәләргә нигезләнеп, адаптацияне башлады.
«Спутник V» һәм «Спутник Лайт» вакциналары коронавирусның яңа омикрон-штаммына каршы нәтиҗәле булып кала, әмма Гамалея үзәге, беркетмәләргә нигезләнеп, адаптацияне башлады. Бу хакта Россия турыдан-туры инвестицияләр фонды хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.
«Гамәлдәге беркетмәләргә таянып, „омикрон“ штаммына каршы „Спутник“ вакцинасының яңа версиясен эшләүгә кереште инде», — диелә белдерүдә.
«Спутник»ның яңа версиясе 45 көннән соң күпләп җитештерүгә әзер булырга мөмкин.
«"Спутник"ның "омикрон"га каршы берничә йөз миллион бустеры 2022 елның 20 февраленә халыкара базарга чыгарылырга мөмкин, ә 2022 елда өч миллиард дозадан артыр дип көтелә», — диделәр Россия инвестицияләр фондында.
Чыганак: Татар-информ
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев