Логотип Идель
Яңалыклар

Ковидтан вакцинацияләнгән һәр кеше өчен - 200 сум!

Вакцинацияләү уздырганда медицина хезмәткәрләренә өстәмә йөкләнеш өчен стимуллаштыручы түләүләр тәртибен расланды.

Татарстан Министрлар Кабинеты халыкны Covid-19 коронавирусыннан вакцинацияләү уздырганда медицина хезмәткәрләренә өстәмә йөкләнеш өчен стимуллаштыручы түләүләр тәртибен раслады.

Республика Хөкүмәте карарыннан күренгәнчә, бер вакциналаштырылган кеше өчен түләүнең тулаем күләме 200 сум тәшкил итәчәк.

Вакцинациянең беренче этабында медицина хезмәткәренә пациентны караган өчен 60 сум түләнәчәк, ә прививка ясау өчен — 40 сум. Икенче этапта шундый ук тәртиптә 100 сум түләү каралган.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев