Логотип Идель
Яңалыклар

Коймак пешерәбез

Май чабу (Масленица) бәйрәмен бәйрәм итмәсәк тә коймактан баш тартучы булмас!

Газеталарда Май чабу (Масленица) бәйрәме турында язалар, телевизордан күрсәтәләр, интернетта халык коймак рәсемнәре белән уртаклаша. Бу коймаклы «тәртипсезлек»ләргә карап минем дә коймак пешереп карыйсым килде. Бик әйбәт бер рецепт таптым, сезнең белән дә бүлешәм.

1450704150_bliny-iz-kukuruznoy-muki-8

Нәрсәләр кирәк булачак?

2-3 йомырка

1,5 стакан кефир

0,5 сөт яки сливки

1 ярты стакан салкын су

1 бал кашыгы сода

ярты бал кашыгы тоз

1,5 стакан он

4 аш кашыгы көнбагыш мае

1 аш кашыгы крахмал

6-7 аш кашыгы шикәр яки 8-9 аш кашыгы бал.

Барысын да кушып болгатабыз да, табада пешереп ашыйбыз!

Юк инде, юк! Шаяртам, хәзер барысын да тәфсилләбрәк сөйлим.

Йомырканы бер савытка ватабыз. Савытка төшеп киткән кабык кисәкләрен башта кашык белән алырга тырышабыз, аннан, төкереп (савытка түгел) йомырка кабыкларын бармак белән генә җыябыз. Йомырканы әйбәтләп болгатабыз. Шкафтан блендер алып, аның тузанын сөртәбез дә, тагын бер мәртәбә әйләндереп алабыз. Шуннан соң кефир, сөт һәм май салып җибәрәбез. Аерым бер савытта шикәр, сода, тоз һәм онны бутыйбыз. Аннан алдагы субстанцияне болгата-болгата онлы кушылманы салабыз. Һәм тагын бер мәртәбә әйбәтләп болгатабыз.

Хәзер коймак камыры бераз “ял итәргә” тиеш. Ул арада кухняда барлыкка килгән “сазлык”ны җыештырып алырга була. Киемгә, өстәлгә сибелгән онны кагып тешерәбез. Стеналарга чәчрәгән камырны сөртәбез. Хәтерлисезме, ярты стакан салкын су бар иде. Аны эчсәгез дә була. Аннан тагын ярты стакан су алып, анда крахмал болгатыгыз һәм камырга өстәп җибәрегез. Шулай итсәгез, коймак бәрхет кебек йомшак булыр һәм табага ябышмас (ябышыр инде, ябышыр, кайчан ябышмаганы бар…).

Хәзер табаны уртача утка куябыз. Беренче коймакны салыр алдыннан аны көнбагыш мае белән майларга кирәк.

Таба кызгач, коймакны чүмеч белән салып җибәрәбез һәм тигезлибез. Бик яхшы… Бу филне кабып йоткан буар елан формасындагы коймакны үзегез ашарсыз. Башкаларга күрсәтеп тормагыз, көләрләр! Коймакның кырыйлары кызара башлагач, аны әйләндерергә тырышып карагыз. Аннан, ачуланып каерып алыгыз һәм әйләндереп каплагыз.

Коймакның ике ягы да кызгач, аны кабып карагыз. Ничава гына чыккан име? Бәлки камырга тагын берәр кашык шикәр һәм май өстәргә кирәктер, анысын да уйлап карарга була. Гомумән, коймак салыр алдыннан камырны да кабып карарга була. Әгәр ул тәмле икән, сез теләгән тәмдә икән, аңа тагын бер аш кашыгы шикәр өстәргә кирәк. Чөнки пешкәндә аның баллылыгы кими. Калган коймаклар җиңелрәк чыгачак, сүз бирәм! Май белән ашасаң, искитмәле тәмле дә булыр әле ул!

Ашларыгыз тәмле булсын!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев