Күп балалы гаиләләргә ярдәмгә - өстәмә 1,5 млрд сум
Россия хөкүмәте күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен айлык түләүләргә акча бүлеп бирде
Россия хөкүмәте күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен айлык түләүләргә акча бүлеп бирде, дип хәбәр итә РФ Министрлар кабинеты матбугат хезмәте.
"Өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә өстәмә рәвештә 1,44 млрд сум бүлеп биреләчәк. Мондый боерыкны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады", - диелә хәбәрдә.
Түләү күләме конкрет төбәккә бәйле һәм балалар яшәү минимумына тигезләнә. Россия буенча ул уртача 11,3 мең сум тәшкил итә.
Өстәмә акчалар 17 төбәккә юнәлдереләчәк һәм тагын 12,5 мең баланы пособиеләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
"Агымдагы елда мондый түләүләргә федераль бюджеттан 58 млрд сумга якын акча каралган. Аларны ярты миллионнан артык баланың ата-анасы алачак. Хөкүмәт алга таба да мондый гаиләләргә ярдәм итәчәк", - дип китерелә Мишустин сүзләре сайтта.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев