Күпфункцияле үзәкләрдә Эчке эшләр министрлыгы хезмәтләре
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында күп функцияле үзәкләрдә 260тан артык хезмәт күрсәтелә. Аның 8е - Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә кагылышлы.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында күп функцияле үзәкләрдә 260тан артык хезмәт күрсәтелә. Аның 8е - Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә кагылышлы. Казан шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Прытков әйтүе буенча, МФЦның иң зур плюслары булып аның уңайлыгы санала. Чөнки кеше үзенә уңайлы вакытта сайтта гариза калдыра ала. "Татар-информ" мәгълүмат агенлыгында Казан шәһәре буенча МФЦ филиалларында Россия Эчке эшләр министрлыгы дәүләт хезмәтләрен алу темасына матбугат конференциясе узды.
"Без һәрвакыт, кешеләрнең йөрү ешлыгына, аерым гаризаларның билгеле бер вакытта актив булуларына карап, мониторинг үткәрәбез. Бу шулай ук, хезмәткәрләр өчен дә, гариза бирүчеләр өчен дә отышлы,"- дип искәртте Евгений Прытков.
Татарстан Республикасында дәүләт бюджет идарәсе директоры урынбасары Руслан Нигъмәтуллин МФЦның уңайлыкларын санаганда, криптобиокабиналарны да атады. Бу фотокабиналардан үзенең техник яктан катлаулылыгы белән аерылып торган кабиналар халыкның тормышын шактый гына җиңеләйтә. Чөнки элек чит илгә чыга торган паспортларны (загранпаспортларны) ясатканда биометрияне бирер өчен МВД хезмәткәре кирәк иде. Ә хәзер гади кеше криптобиокабина ярдәмендә үзе генә дә моны булдыра ала.
Россия Эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Андрей Шулепов һәм ГИБДДның автомототранспорт чараларын техник күзәтү һәм теркәү бүлеге башлыгы Алексей Сухотерин миграция һәм автотранспортларга кагылышлы яңалыклар турында сөйләделәр.
Киләчәктә ЭЭМның телеграм-каналында халык белән аралашу өчен сорау-җавап форматында яңа рубрика ачылыр дип көтелә. Ә әлегә сорауларны социаль-челтәрләр һәм 8(843)222-06-20 телефон номеры аша бирергә мөмкин.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев