Логотип Идель
Яңалыклар

КҮРГӘЗМӘ: «Мин яңа кояш булам...»

Күргәзмә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.

ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мин яңа кояш булам...» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.

Экспозициядә Габдулла Тукайның танылган фотопортретлары, шагыйрьнең үзе исән чакта 1910 еллар башында дөнья күргән беренче китаплары тәкъдим ителәчәк. Бу басмаларда иллюстрацияләр татар рәссамнары тарафыннан ясалган, әмма аларның исемнәре билгеле түгел.

Шулай ук күргәзмәдә хәзерге заман рәссамнарының әсәрләре, график эшләр, скульптуралар, Г. Тукай әсәрләре геройлары образлары, шагыйрьнең иллюстрацияле китаплары күрсәтелә.

Бу хакта ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте хәбәр итә.

фоточыганак: tatmuseum

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев