-
Дамир Фәттахов яңа Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтен җитәкләргә мөмкин Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттаховны Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәте башлыгы вазифасына төп кандидат буларак карыйлар.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстанның кайсы көрәшчеләре көч сынашачагы билгеле
7-8 декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты була. Ярышларда Россия шәһәрләре һәм төбәкләреннән килгән кырыклап командада 200 дән артык спортчы катнаша, дип яза tatar-inform.tatar порталы.
Чемпионат 7 декабрьдә Идел буе спорт академиясенең Уку-лаборатория корпусы спорт залында башлана, финал ярышларын «Ак Барс» көрәш сараенда 8 декабрьдә карарга мөмкин була.
Ярышларны ачу тантанасы 8 декабрь көнне 12:30 сәгатьтә «Ак Барс»көрәш сараенда узачак. Тамашачыларны яктылыклы шоу, Япония һәм Франциядә күрсәтелгән билбау көрәше көтә. Биредә театр һәм кино актеры Антон Богданов смартфоннар уйнату тамашасын алып барачак.
Ярышлар 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг һәм 130 кг нан артык авырлык категорияләрендә узачак.
Татарстан Республикасы данын Татарстан чемпионатында элек үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаган 10 кешедән торган җыелма команда яклаячак. Алар арасында Искәндәр Мортазин, Динар Кәримуллин, Рамил Синякаев, Ренас Кәлимуллин, Нәфис Галиев, Илмир Төхвәтуллин, Раил Нургалиев, Муса Галләмов, Фәрхәт Фәйзуллин бар.
2019 елгы чемпионатта яңартылган классификация кертелгәннән соң беренче тапкыр спорт мастеры исемен һәр авырлык категориясендә беренче өч урын иясе (беренче, икенче һәм өченче урыннар) — барлыгы 40 спортчы алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз