-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты кайда узачак?
21 ноябрьдә, Казанда "Ак Барс" сараенда көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башлана. Сараның ачылышы 22 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә башланачак.
Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ярышта 400гә якын спортчы катнашыр дип көтелә. Көрәшчеләр Татарстанның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән килеп, 42 команданы тәкъдим итәчәк. Ярышлар 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Турнир 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг га кадәр һәм 130 килограммнан артык авырлык категорияләрендә узачак.
Үз авырлык категорияләрендә җиңүчеләр Татарстан җыелма командасына алына. Алар декабрьдә Казанда көрәш буенча Россия чемпионатында катнаша.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз