Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Көрәш карарга Питрәчкә килегез!

    Питрәчтә билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты узачак.  Ярышлар 23 майдан 26 майга кадәр барачак. Анда 25тән артык команда – 200гә якын кеше катнашачак.

    Командалар районга иртәгә үк килә башлаячак. Көн дәвамында мандант комиссиясе утырышы, катнашучыларны үлчәү һәм җирәбә салу планлаштырылган.

    "Республика кунакларына һәм ярышта катнашучыларга уңайлы булсын өчен барлык шартлар да тудырылган", - диде балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе директоры Илшат Шәфигуллин.

    24 майда, җомга көнне, 13.00 сәгатьтә - чемпионатның рәсми ачылышы була, беренче ярышлар иртән 9.00 сәгатьтә башланачак. Чара 19.00 сәгатьтә тәмамланачак.

    Ярышлар икенче көнне, 25 майда, шимбә көнне 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

    Реклама

    26 майда командалар китә. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 84 призер билгеле булачак.

    "Питрәчлеләр бу ярышларда инде берничә ел рәттән катнаша, без иң көчлеләр унлыгына керәбез. Быел безнең максат - лидерлар бишлегенә керү", - дип билгеләп үтте Илшат Шәфигуллин.

    Ярышта халыкара класслы спорт мастеры, күп кенә көрәшләрдә җиңүче, чемпион һәм дөнья кубогы иясе, билбау көрәше буенча Европа Кубогы иясе питрәчле Фәрхәт Фәйзуллин да бар.

    Ярышларның баш хөкемдары - Марсель Хәйдәров.

    Чыганак: pestrecy-rt.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ