Логотип Идель
Яңалыклар

Көрәш һәм хаҗга бар!

30 март көнне Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия берләштерелгән турниры узачак.

30 март көнне Чаллының "Витязь" спорт комплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XI Бөтенроссия берләштерелгән турниры узачак.

Әлеге спорт ярышларын үткәрүнең төп бурычлары – милли көрәшне һәм кул көрәшен, актив тормыш рәвеше алып бару, яшьләрдә чыдамлык һәм түземлелек тәрбияләү максатыннан, мөселман яшьләре арасында популярлаштыру, спортчыларда дуслык, кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Мөселман яшьләре арасында узучы турнирның төп үзенчәлеге – катнашучыларның намаз гыйбадәтен белүләре буенча әңгәмә узулары тора. Турнир ахырында үз төркемнәрендә җиңүчеләр арасында җирәбә уздырыла һәм анда отучы турнирның иң олы бүләге – хаҗга юллама белән бүләкләнә. Калган җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата призлар тапшырыла. Ә җиңүче команда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына ия була.

Турнирда барлык спортчылар да тигез шартларда көч сынаша.

Ярышларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Чаллы мөхтәсибәте оештыра һәм аның төп хөкемдары – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. Ярышларда катнашу өчен 18 яшь тулган булу, тиешле физик әзерлеккә ия булу һәм табиб рөхсәте булу шарт. Милли көрәш буенча үлчәү категорияләре: 60, 70, 80, 90, 100 һәм 100 килодан авыррак. Кул көрәше буенча үлчәү категорияләре: 70 килога кадәр, 85, 85 килодан авыррак.

Ярышка теркәлү иртәнге 8:00, алдан көрәш 9:30, ә турнир 10:30 сәгатьләрдә башлана.

ТР Диния нәзарәте матбугат үзәге

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев