-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Көрәш сезоны ябылды

Районыбызда иң дәрәҗәле ярышларыбызның берсе булган Тукай исемендәге хуҗалык призларына балалар арасында узучы милли көрәш ярышлары, беренчедән, бөек Тукаебызны искә алу чарасы булса, икенчедән, районыбызда сезонны ябу бәйгесе булып, район Сабантуйларына старт бирү бәйгесе булып та тора.
Аннан, бик тарихлы бәйге бу. Чирек гасырдан артык тарихы булган бәйгебез үз тарихында шушы хуҗалыкны җитәкләргә алынган күпме җитәкче килүгә карамастан, үз маркасын югалтмады, булуын дәвам итте. Инде менә иң игелекле җитәкчеләребезнең берсе булган Рамил Мөхәммәтгалиев белән дә җиденче ярышыбызны уздырдык.
Быелгы ярышыбыз тагын бер истәлекле моменты белән истә калды. Балаларны котларга һәм республика куләмендә җиңү яулаган батырларыбызга бүләк тапшырырга, яшь вакытында, шушы ярыш тарихында баш батырга дип куелган беренче тәкәне яулаган, инде аннан соң дөнья күләм җиңүләр яулап, халыкара класслы спорт остасына әверелгән Айдар Хәйретдинов үзе килгән иде. Менә бит нинди зур горурлык ул - шундый кеше кулыннан бүләк алу. Аннан китте инде, җыр-биюләр, келәмдә бил алышулар...
Субаш мәктәбе үзешчәннәре ул яктан бик булдыра безнең: бөек Тукаебыз язган шигырьләргә җырлар күп яңгырады, бу көнне. Рәхмәт хуҗалык җитәкчесенә, мәктәп җитәкчелегенә...
Быелгы ярышларыбызда балаларның яшен дә әзрәк яшәртеп җибәрдек, 2002 елда һәм аннан соңгы елларда туган 85 яшь көрәшче бил алышты. Бик матур, оешкан көрәш күрсәтте балаларыбыз. Ут иттеләр келәмнәребезне. Сабантуйларга менә дигән хәзерлек булды ул.
Көрәшебез тагын нигездә иң көчле саналган Яңгул, Смәел, Арбор, Чепья , Норма, Бөрбаш малайлары арасында барды. Бу елда да Смәел малайларына тиңнәр табылмады. Калган призлы урыннарны Норма, Яңгул көрәшчеләре бүлеште. Бөек шагыйребез фотосүрәте куеп эшләнгән матур медальләрнең күбесе аларга китте.
Инде бу бәйгенең призерлары белән танышып узыйк.
28 килограммга кадәр-1.Кәрим Гарифуллин/Норма/ 2.Әхәт Әскәров/Арбор/ 3.Солтан Хакназаров/Яңгул/.
32 кг.-1.Җәмил Зиннәтуллин/Смәел/ 2.Алмаз Камалов/Чепья/ 3.Сөләйман Насыйбуллин/Бөрбаш/.
36 кг.-1.Газинур Гарипов/Смәел/ 2.Фәнзил Кәбиров/Арбор/ 3.Аяз Шакиров/Смәел/.
40 кг.- 1.Рәмзис Әүхәдиев 2.Ленар Әүхәдиев/икесе дә Бөрбаштан/ 3.Дмитрий Никифоров/Чепья/.
45 кг.-1.Рүзәл Гарафетдинов/Пыжмара/ 2.Артур Григорьев/Чепья/ 3.Әмир Миннегалиев/Смәел/.
50 кг.-1.Нияз Әскәров/Чепья/ 2.Рәнис Зарипов/гимназия/ 3.Никита Михайлов/Кууныр/.
55 кг.-1.Рәсим Зәйнуллин/Яңгул/ 2.Кәрим Ногманов/Чепья/ 3.Илназ Ганиев/Смәел/.
60 кг.-1.Фәнис Нигамадянов/Яңгул/ 2.Тимур Зайцев/Смәел/ 3.Айрат Тимербаев/Бөрбаш/.
65 кг.-1.Әдел Фазылҗанов/Норма/ 2.Рүзәл Саттаров/Куныр/ 3.Аяз Зиннәтуллин/Смәел/.
70 кг.-1.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 2.Рәсүл Дәүләтшин/Куныр/ 3.Андрей Коңевников/Кече Лызи/.
80 кг.-1.Рәниф Камалов/Чепья/ 2.Ранил Бариев 3.Илдан Әшрәфҗанов/ икесе дә Нормадан/.
Югары үлчәүдә-1.Рнаил Габнасыйров/Норма/ 2.Әлфис Гыйләҗетдинов/Салавыч/ 3.Дмитрий Никифоров/Кече Лызи/.
Шушы минутларда гына тагын бер шатлыклы хәбәр алдык. Соңгы кыңгырау бәйрәменнән соң, Смәел хуҗалыгы җитәкчесе Илхам Шакиров тренерлары Альберт Миннеханов белән яшь көрәшчеләрне Шушма елгасы буенда ял иттергән. Менә бит, нинди кайгыртучанлык.!
Нурзада Сәмигуллин. Балтач.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз