-
"Идел" турында 3 факт (бераз гына юмор) Бераз гына шаярып алыйк әле.
-
Пластик калдыклардан арт-объект ясыйлар Казанның Горки-Әмәт урманында шундый арт-объектлар ясамакчы булалар.
-
КҮРГӘЗМӘ: «Мин яңа кояш булам...» Күргәзмә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган.
-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
Федор Бондарчук Тукай шигырен укый Танылган актер, сценарист Федор Бондарчук Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасыннан өзек укый.
-
Элвин Грей тамашачыга: «Сез нәрсә, кинотеатрга килдегезме әллә?» Яңавыл сәхнәсендә чыгыш ясаган җырчыны исерек дип шикләнәләр.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
Көрәш тә балалардан башлана шул

Бүген Биектауда хакимият башлыгы призларына көрәш буенча район беренчелеге узды. Биектауда яшьләр арасында көрәшне тагын да югаррак баскычка күтәрергә телиләр.
Билгеле булганча, күптән түгел Биектауның Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе итеп танылган тренер Марсель Әсәдуллин билгеләнде. Көрәш дөньясында ул - билгеле кеше. Татарның атаклы көрәшчесе Раил Нургалиевның беренче тренеры нәкъ менә Марсель Хатипович булуы турында да күп нәрсә турында сөйли. Димәк, балалар белән, яшьләр белән эшли белә дигән сүз.
Шулай итеп, Биектауда ныклап торып балалар белән эшләүгә тотындылар. Безнең чыганакларга караганда, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин үзе шушы идеяне күтәреп чыккан. Берничә ел дәвамында нәкъ менә шушы районда яшьләр арасында республика беренчелекләре уздырылып килә. Дөрес, мәйдан хуҗалары булсалар да, олылар арасындагы көрәш ярышларында алдынгылар арасында барсалар да, районның яшь көрәшчеләре артык зур уңышларга ирешә алганы юк әле. Әлеге күренешнең объектив сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Әйтик, Рөстәм Галиулла улы үзе дә безнең белән сөйләшкән вакытта кайбер сәбәпләрне атаган иде. Беренчедән, районда, бигрәк тә Биектауның үзендә төрле спорт төрләре белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әнә, Биектау хоккейчылары хәзер "Ак Барс" яшьләрен дә еш кына җиңә, еш кына төрле ярышларның җиңүчеләре булып таныла. "Ә көрәш - авыр спорт төре, балалар, яшьләр җиңелрәк төрләрне үз итә", дигән иде бервакыт район башлыгы безгә. Шулай ук районның Казанга якын урнашуы да үз ролен уйный, дигән иде ул.
Әлбәттә, Рөстәм Галиулловичны без, беренче чиратта, көрәшче һәм көрәшче җитәкче буларак беләбез. Димәк, башка спорт төрләрен никадәр генә яратса да, көрәш аның өчен беренче номерлы спорт төре ул. Шушы юнәлеш буенча үзенә ярдәмчеләр итеп тә әнә Татарстанны гына түгел, бөтен Россияне, хәтта ки дөнья көрәшчеләрен дерт иттергән Нәфис Миннебаев, Раил Нургалиев кебек батырларны алуы да юкка түгелдер. Инде менә Марсель Әсәдуллин да Биектауда.
Бүген узган ярышларга килсәк, бәйгедә 140лап яшь көрәшче катнашкан. Район өчен өчен аз да түгел әле бу...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз