-
Казанда «Оскар» премиясенә номинацияләнгән ике фильм күрсәтеләчәк Бу яңалык "Оскар" премиясен яратып күзәтеп баручылар өчен!
-
Мөхлисә Буби турында фильм төшерәләр Фильмны ел азагында Татарстан халкына күрсәтә алырбыз дип ышаналар.
-
АРТИСТНЫҢ МӘККӘСЕ КАЙДА? К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасындагы мулла малае – Надир мәхдүмне Зөлфәт Закировтан да оста уйнаучы юк. Актер яраткан театры буйлап экскурсия оештырды.
-
ӨЕҢДӘ НИНДИ КӨЙ? «Үз илемдә – үз көем» - «Тәртип» радиосының һәвәскәр башкаручылар арасында оештырыла торган конкурсы.
-
Гаиләдә бала тугач, әтиләргә отпуск бирмәкчеләр Шул рәвешле ирләр бәби тапканнан соң хатыннарына ярдәм итү мөмкинлеге алачак икән.
-
Менә сиңа мә! Валерий Меладзе алтынчы тапкыр әти булган Валерий Меладзе өчен бу бала – алтынчысы. Артистның беренче никахтан өч баласы бар.
-
Нәрсә ашамаса хатын-кыз тиз картая? Хайван аксымыннан баш тарту тән тиресенең халәтен начарландыра.
-
Пациентларга бирелгән боткада тычкан койрыгы табылган... Бу яңалыкны укыгач, ничек ботка ашарга инде хәзер?
Көрәшчеләрдән ишкәкчеләр ясалмас, яки Казанга яшь көрәшчеләр җыела

Казанда яшьләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге көрәш сараенда узмый. Көрәшчеләрдән ишкәкчеләр ясалмас, дигән өмет бар әле.
15-16 һәм 17-18 яшьлек егетләр көрәш буенча Россия беренчелегендә катнашу өчен Казанның Спортның ишү төрләре үзәгенә (Центр гребных видов спорта) җыелачак. Әлеге объектта көрәш ярышларының узганы юк иде әле. Нигә, әйтик, беренчелекне үткәрү өчен башкаланың көрәш мәркәзе — “Ак Барс” Көрәш сарае сайланмаган – анысы билгеле түгел. Залы да махсус көрәш залларындагы кебек булмас, тамашачылар килә калса, аларга урын да булмас дигән куркыныч та бар. Һәрхәлдә, Россия кадәр Россия беренчелеген зуррак масштабта уздыру да комачау итмәс иде.
Күңелне борчыган тагын бер мәсьәлә бар. Билгеле булганча, алданрак 13-14 яшьлек егетләр арасында да ил беренчелеген уздыру планлаштырылган иде. Татарстанда әлеге яшьлек арасындагы яшүсмерләр "Сабантуй" газетасы призларына үткән бәйгедә көч сынашып, Россия беренчелегенә барам дип көрәшкән иде. Тик алга таба бу яшьлекләрне ил күләмендә көрәштереп тормаска булганнар. Башка төбәкләрдә әле бу яшьтәгеләр көрәшмидер дигән сылтау белән түгелме икән дигән сорау туа.
15-16 яшьлек егетләр арасындагы Россия беренчелеге тугыз үлчәү авырлыгында узачак: 45 кг., 50 кг., 55 кг., 60 кг., 65 кг., 70 кг., 75 кг., 80 кг. һәм 100 кг.га кадәр авырлык категорияләрендә. Әлеге ярышларда Татарстан данын “Сабантуй” журналы призларына узган ярышларның җиңүчеләре яклаячак.
17-18 яшьлекләр арасында исә республика данын “Татарстан яшьләре” газетасы призларына үткән бәйгенең җиңүчеләре яклар дип көтелә. Биредә авырлык үлчәүләре 55 кг.нан башлана, шулай ук 100 кг.га кадәр категория белән тәмамлана.
Шунысы да бар, ярышларда катнашу өчен һәр көрәшчедән 200әр сум кертем сорала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз