Логотип Идель
Яңалыклар

Көрәшнең җәйге сезонына нәтиҗә: "Чын татар көрәше бетте?"

Көрәшчеләр, хөкемдарлар һәм журналистлар 2019 елның җәйге сезонына нәтиҗә ясады. Көрәштә үзгәрешләр, Сабан туе һәм бүләкләр турында үз фикерләре белән уртаклашты, җәйге сезонга нәтиҗә ясады.

Көрәшчеләр, хөкемдарлар һәм журналистлар 2019 елның җәйге сезонына нәтиҗә ясады. Көрәштә үзгәрешләр, Сабан туе һәм бүләкләр турында үз фикерләре белән уртаклашты, җәйге сезонга нәтиҗә ясады.

Көрәшче һәм тренер Азат Нурмөхәммәтов: "Тәкәме, машинамы дисәләр, машина сайлар идем"

Җәй көне мин бер Сабан туе көрәшенә кермәдем. Литва һәм Эстония халыкара турнирларында көрәштем, анда җиңеп чыктым. Миңа күбрәк оештыручы булырга туры килде.

 

Көрәштәге төп приз - тәкәме, машинамы, дисәләр, машинаны сайлар идем. Әлеге сорауга ике яктан килеп була. Беренче ягы: батыр балачактан бирле көрәш белән шөгыльләнә, егет булгач – атнасына алты-җиде тапкыр, көненә өчешәр сәгать. Бу бик җитди авырлык. Мин үзем беренче сыйныфтан бирле көрәшәм. Футболчылар, хоккейчылар кебек шөгыльләнәбез. Аннан тыш, тагын режим сакларга, үзеңнең шәхси тормышыңны оештырырга, гаиләңне һәм үзеңне дә ашатырга кирәк. Хезмәт бит һәрвакыт бүләкләнергә тиеш. 

 

Әлеге сорауның икенче ягы да бар. Элек-электән традицион рәвештә батырларга сөлге, я тәкә биргәннәр. Сабан туйларында авылның эшче ир-егетләре чыгып көрәшкән, аларга бар нәрсә дә җиткән. Чөнки барысының да әзерлек дәрәҗәсе бер чама булган. Хәзер профессиональ көрәшчеләрне әлеге бүләкләр белән генә көрәштереп булмый. Ә халык көрәштә танылган баһадирларны, батырларны күрәсе килә.

 

Кукмара районында көрәштә җиңгән батырга авылга килен булып төшкән кызлар чиккән матур сөлге бирә. Минем шундый берничә сөлгем бар һәм мин аларны кадерләп кенә саклыйм. Традицияләрнең һәм новаторлыкның уртасы булырга тиеш. Бу мәсьәләне тулысы белән Сабан туен оештыручылар, спонсорлар хәл итергә тиеш, дип саныйм.

 

Көрәшче Раил Нургалиев: "Традицион татар көрәшеннән читләштек"

Кагыйдәләрне үзгәртү бик үк ошап бетми. Безнең көрәш билбау көрәшенә охшап калды, кешеләр бер-берсен этеп-төртеп, күтәрмичә көрәшә башлады. Күтәреп көрәшмәсәң дә җиңеп була хәзер, бу билбау көрәше дип атала. Шуңа охшап калды көрәш. Карап бетерергә кирәк ул кагыйдәләрне, бераз ничектер үзгәртергә, дип әйткән булалар инде. 

Әлеге кагыйдәләрнең үзгәрешен үзе көрәшкән кеше генә аңлый. Традицион татар көрәшеннән читләштек, кешене күтәреп көрәшү бетә бара.

Сабан туйларында катнаштым, тамашачы буларак та, үзем дә көрәштем. Тамашачы булып карап утыру кызык, әлбәттә, сүз дә юк.

 

 

 

 

Җырчы һәм көрәшче Вил Усманов: "Көрәш шоу-бизнес кебек"

 

Үзгәрешсез дөнья булмыйдыр инде ул. Башка төрле спорт төрләрен төрләрен алсаң да ел саен нинди дә булса үзгәрешләр кертелеп тора. Шул ук футболда да, хоккейда да һаман саен ниндидер яңалыклар. Ата-бабайлардан килгән көрәш безнең күңелдә башка төрлечә салынган, әлбәттә. Үзгәрешләр безнең татар егетләренең билбау көрәшендә яхшырак, уңышлырак чыгыш ясый алуы, көрәшебезне, батырларыбызны дөнья күләмендә күтәрергә тырышу максатыннан эшләнгән, дип уйлыйм. 

Халык Сабан туйларында яңа кагыйдәләргә күнеккәнче, бәлки, күпмедер еллар узар. 

Ниндидер яңалыкны керткәндә башта тест була, ә бездә бит инде андый нәрсәләр булып тормады, шунда ук ярышларга керттеләр. Аны бик үк дөрес әйбер дип әйтә алмыйм. Башта тест формасында эшләргә кирәк иде, турнирларда, башка җирләрдә ярышып карарга иде. Күрәсең, вакыт кысан, тизрәк эшләргә кирәк. 

Сабан туйларына кайвакыт хөкемдар булып та барам. Анысы инде үзе бер дөнья. Көрәш шоу-бизнес кебек: шоу-бизнесның да үзенең серләре бар, көрәшнең дә үз серләре.

Шунысы әйбәт: хәзерге көндә көрәшне үстерү максаты белән күп турнирлар, ярышлар уздырылып тора. Төмән өлкәсендә булып кайттым, анда безнең милләт халкы гына түгел, әрмәннәр дә, грузиннар да, руслар да бик матур итеп, бик дөрес, чын татарча, безнеңчә көрәш күрсәттеләр. Регионнарда көрәшнең үсүе мине бик нык шатландыра. Моннан ун ел элек төбәкләрдә көрәш начаррак хәлдә иде, хәзер конкуренция яхшы.

 

Көрәшче Радик Сәлахов: “Кем көчлерәк, шул җиңәргә тиеш”

2018 елда булган үзгәрешләр миңа охшап бетми, элеккеге кагыйдәләр яхшырак иде. Чын традицион татар көрәше бетте хәзер. Шобага уйнатуга килгәндә, минемчә, ул дөрес әйбер түгел. Кем көчлерәк, шул җиңәргә тиеш. Шуның өчен әзерләнә бит инде көрәшче.

Сабан туйларына катнашучы булып йөрергә, бар җиргә дә җитешергә тырышам. Җәй сезонында бөтен көрәшкән җир истә калырлык булды. Барыбер кайдадыр җиңү, кайдадыр җиңелү булды. Сезон, Аллага шөкер, әйбәт үтеп китте.

 

“Шәһри Казан” газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров: “Кайбер район Сабан туйларында көрәш тамга өчен генә уздырыла”

Көрәшне мин, беренчедән, спорт журналисты буларак карыйм, икенчедән - Сабан туйларында көрәш ярышларын алып баручы комментатор буларак, өченчедән - яратканга. Бу җәйнең Сабан туендагы көрәшләре истә калды, дип әйтә алыйм. Көрәш үсеш алмаган җирләрдә дә, көрәш үсеш алган җирләрдә дә катнаштым. Шул ук Кукмара, Теләче, Питрау бәйрәмендә булдым.

Кызганычка каршы, кайбер район Сабан туйларында көрәш тамга өчен генә уздырыла. Чөнки алдан ук бәйрәм шушы вакытта тәмамланырга тиеш дип әйтеп куялар. Соңыннан тиз-тиз генә, кагыйдәләрне дә үтәп тормыйча, ничек телиләр, шулай хөкемдарлык итә башлыйлар. Ә бар рәхәтләнеп таңга хәтле эшләүче районнар. Анда көрәш тә кискен, тамашачылар да китми. 

Мәсәлән, Питрау бәйрәмендә көрәш кичке җидедә башланды һәм төнге икегә кадәр дәвам итте. Баш батырны ачыкламыйча халык беркая да таралмады.

Кагыйдәләр үзгәреше турында сөйләсәк, монда фикерләр күп төрле. Тамашачы күзлегеннән бер төрле фикер, көрәшчеләр күзлегеннән башкача, хөкемдарлар күзлегеннән бөтенләй башка hәм җитәкчеләрдән үзгә фикер. Кызганычка каршы, әлеге үзгәрешләр зур мәгънәдә глобаль рәвештә киңәшләшеп эшләнде, дип әйтә алмыйм. Чөнки күреп торам: әлеге кагыйдәләрне төркем-төркем берничә кеше генә кабул итә.Кагыйдәләрнең кайбер моментлары мине бик борчый. Аннан соң, соңгы елларда көрәш дөнья күләм аренада зур үсеш алгач, бездә хәзер дөнья чемпионаты да еш уздырыла, ел саен диярлек үзебезнең көрәшчеләребез дә читкә чыга. Шуңа да безне халыкара дәрәҗәдә тану, бераз ияләшү, күнегү өчен шушы кагыйдәләрнең файдасы да булырга тиеш бит.

Бүләккә машина куйганда шобага уйнаш китә. Көрәштә көчлесе җиңәргә тиеш, дип саныйм мин. Шуңа шобагага уйнату белән бик килешмим. Көрәштәге бөтен бәхәсләр, бөтен конфликтлы ситуацияләр һәм тискәре яклар шушы машина аркасында килеп туа. Кайбер көрәшчеләр, сер түгел, үзара машинаны бүлешү турында сөйләшәләр. Минемчә, әлеге машина акчасын беренче, икенче һәм өченче урыннарга бүлеп куярга кирәк. Менә шул вакытта көрәш бик киске һәм киеренке булачак, анда инде көрәшчеләр сөйләшеп тормаячаклар. 

Ләкин көрәшчеләр арасында машина җирәбә белән уйнатылырга мөмкин дигән фикер бар. Бигрәк тә җиңел үлчәүдәгеләр арасында. 60-75 кг көрәшчеләр машина турында хыяллана, ләкин алар беркайчан да абсолют батыр булмаячак, менә алар инде җирәбә яклы. Югары үлчәмдәгеләр, мәсәлән, шул ук Раил Нургалиев яки Муса Галләмов каршы. Әгәрдә алар батыр булып кала һәм аларга машина эләкми, бүтән кешегә китә икән - алар нәүмиз булып кала. 

Машина куймасыннар иде, җиңүчеләргә акчаны әйбәтрәк бирсеннәр иде, ә абсолют батырга – тәкә. Батыр исеме бер булырга тиеш.

Хөкемдар Азат Әхәтов: "Шобага бик шәп әйбер"

Россия Көрәш Федерациясе ярдәме белән Татарстанда көрәш үсә башлады. Анда эшлисе килгән яшьләр барлыкка килде. Яшьләр көрәшне Татарстанда гына түгел, Россиядә дә үстерү өчен күп көч куялар. Ә менә Татарстан Көрәш Федерациясендә барысы да үз урынында тора.

Әлеге җәйге сезонда республика сабантуйларында булмадым. Кызганыч, ул вакытта мин бүтән шәһәрләрдә узган көрәшләрнең хөкемдары булдым. Новосибирскидагы Федераль сабан туена бардым. Көрәш буенча Россия Федерациясе ел дәвамында төрле турнирларга чакырды. Июнь азагында мине Көрәш дөнья чемпионатының баш хөкемдары итеп билгеләделәр.

Үзгәрешләргә килгәндә, мине Көрәш Федерациясенә оештыручы булып чакырдылар, анда чып-чын көрәш бара. Керткән кагыйдәләрне яңартырга, тагын да яхшыртырга теләмиләр. Ә спортчыларга килгәндә, алар яңа шартларга тиз ияләште.

Бүләкне шобагага уйнату, минемчә, бик дөрес. Моннан ун ел элек Чаллыда рухи ярышлар уза иде, һәм шунда кече авырлыкта булган көрәшчеләрнең Хаҗга бару юлламасын шобага ярдәмендә отарга мөмкинлекләре бар иде. Минемчә, бик шәп әйбер.

 

Журналист Фәрит Салихов: “Чалбарын да салмаган көрәшчеләрнең чирәмдә әүмәкләшеп көрәшүе әбиләр һәм бабайлар өчен кызыграк”

Җәй көне сабантуйларында булырга тырышам, соңгы елларда авыл һәм район сабантуйларына күңел никтер тартмый. Көрәш уены – сабан туеның төп күрке булырга тиеш. Кызганычка каршы, соңгы елларда көрәш сабан туеның төп күрке булуыннан туктады. Гомумән, сабан туйларының, көрәшнең яме бетте. Көрәш халык булмаганда, карамаганда, йөрмәгәнгә бетте. 

Бүген никадәр генә мактансак та, көрәш белән массакүләм рәвештә шөгыльләнгән балалар саны аз. Балаларны футбол, хоккей кебек спорт төрләре үзләренә тартып алды.

Һәр татарның баласы, сәламәтлеге чикләнмәгән булмаса, көрәшергә, сөлге тотып карарга тиеш. Нәкъ менә шуны күрергә телим мин бүгенге сабан туйларында. Сау-сәламәт булган баланың мәйданга чыгып, мәйдан булмаса, чирәмгә чыгып көрәшеп каравын телим. Ул безнең дүрт-биш яшьлек балалардан башланырга тиеш. Балаларны кечкенә генә бүләк, кәнфит биреп кызыксындырырга кирәк. Минем малаема өч яшендә сабан туйда көрәшкән өчен 20-30 тәңкәлек уенчык биргәннәр иде, хәзер аңа дүрт яшь “минем көрәшеп алган уенчыгым” дип аны һаман да саклый. Әлеге уенчыклардан бит беркем дә егылып үлми, һәр җирдә менә шулай итеп балаларны тартырга кирәк. Биш яшьтә мәйданга чыккан бала, үскәч барыбер тагын чыгачак.

Ә бүген нәрсә күзәтәбез? Ниндидер бер спорт остазы, яисә профессионал рәвештә шөгыльләнүче килеп көрәшеп, авыл кешеләрен ничектер куркыта. Ә минем авыл ир-атларының көрәшүен күрәсем килә. Авыл кешесенә читтән килеп, санаулы секундлар эчендә җиңеп чыккан спорт остасы көрәше кирәкми бит. Сүз дә юк, ул чиста, матур алымнар күрсәтәчәк, аңа кул чабачаклар, ләкин авыл кешеләренә авыл көрәшчеләре кирәк.

Хәзер авыл сабан туйларында батырны чөяргә өч кеше кала, ә бит алай булырга тиеш түгел. Элек бөтен мәйдан йөгереп чыгып батырны чөя иде. Бу халык батырдан канәгать дигән сүз иде. Минем шуны кайтарасым килә. Чалбарын да салмаган көрәшчеләрнең әүмәкләшеп, чирәмдә көрәшүе әбиләр һәм бабайлар өчен кызыграк.

Кагыйдәләрнең үзгәрүе белән килешеп бетмәгән яклар бар. Татар көрәшен дөнья күләменә чыгарабыз дигән максаттан башланган эшләр инде бу. Ул дөнья күләменә татар көрәше буларак чыкмады инде. Шуңа күрә кагыйдәләрне дә үзгәртәләр. Сабан туйларында алай булырга тиеш түгел, әлеге бәйрәм үзенең миллилеген сакларга тиеш. Ниндидер дөнья күләменә чыгабыз дип үзебезнең милли төп асылын югалтмаска кирәк. 

Мавыктыргыч булсын дип әйтәләр бит инде, бәлки, ул ягы да бардыр, ләкин үзебезнең көрәшне бетермәскә кирәк. Без, татарлар, һәрвакыт лидер булырга яратабыз, көрәштә дә шул чагылыш таба. Дөнья күләменә чыгарганбыз, имеш, безнең көрәшчеләр генә җиңәргә тиеш дигән максат микән ул... Үзбәкләр бит үз көрәшләрен үзгәртмәде, алар да бит шул ук көрәшкә килеп көрәшәләр, ә без тоттык та үзебезнең көрәшебезне үзгәрттек. Алай кирәк түгел иде. 

Күңелем кабул итмәде бу үзгәрешләрне, аеруча, аркага яткан өчен кисәтү бирүләрне кабул итеп бетерә алмыйм. Көрәштә миллилек бетте.

Шобагага уйнату турында үземнең фикеремне әйттем инде мин, һәм аннан тайпылмамдыр. Көрәш турнирында 100 процент гарантия бар икән – көрәшсеннәр, мин каршы түгел, әмма бүген беркемдә дә андый ышаныч юк. Шуннан туган фикерем минем: җирәбә яклы мин, чөнки бүген зур бүләк өчен көрәшәләр. Үз авырлыгында калган көрәшче чыга. Ике-өч көрәш өчен авыррак гәүдәле көрәшче машина алып кайтып китә. Билгеле, кечкенә авырлыктагы көрәшченең ачуы килә, ул да батыр бит инде. 

Ике кешене генә аркасына салган өчен машина бирү дөрес түгел минемчә. Көрәшнең төп бүләге – тәкә.

Алсу ГЫЙЛЬМАНОВА

intertat

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев