Логотип Идель
Яңалыклар

Ксения Собчак аерылып, шунда ук кияүгә дә чыкты

Собчакның 31 майда биргән аерылышу турында гаризасы, 1 июльдә канәгатьләндерелә, суд карары үз көченә 3 августта гына кергән.

Танылган алып баручы Ксения Собчак беренче ире, актер Максим Виторган белән рәсми аерылышып, ай ярымнан соң режиссер Константин Богомоловка кияүгә чыкты.

Собчакның 31 майда биргән аерылышу турында гаризасы, 1 июльдә канәгатьләндерелә, суд карары үз көченә 3 августта гына кергән.

Собчак белән Богомоловның туйлары 13 сентябрьдә булды. Яшь пар башкаланың Грибоедово ЗАГСында язылышкач, чиркәүдә дини кануннар буенча да гаилә корганнар. Россия Президенты кәнәфиенә элеккеге кандидат Ксения Собчакның Максим Виторганнан Платон исемле улы үсеп килә, дип яза Матбугат.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев