-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
-
SMM буенча онлайн-курслар башланып китте Программа гамәли биремнәрдән һәм лекциядән тора.
Күтәреп көрәшкәннәр. Ә нигә "сука"?

"Безнең мирас" журналы сайтында "Элек тә әллә ни көрәшмәгәннәр инде..." дигән баш астында чыккан видеоязмага шунда ук кайтавазлар килә башлады. Карарга: Элек тә әллә ни көрәшмәгәннәр инде…
Татарстанның атказанган спорт остасы һәм атказанган тренеры Әүхәт Мөхәммәдиев үз фикерен болайрак белдерде: "Сука тотып, җир сөреп,тетелеп ватылып эшләгән бабайларга әлләни көрәшмәгәннәр дип эйтергә кемнең вөжданы җитте?". Гомере буе авылда яшәп, эшләп, зур дәрәҗәләргә ирешкән ветеран көрәшченең ачынуын чамаларга була. Дөрес, яшьрәк буын көрәшчеләре аның "сука" дигән сүзен сүгенү дип кабул итеп, Әүхәт абый кадәр Әүхәт абыйга каршы чыгарга җөрьәт итте.
Көрәш буенча белгеч-журналист Айдар Шәймәрданов югарыда телгә алынган видеоматериалга карата ачыклык та кертте. "Куйбышевская студия кинохроники төшергән әлеге видеоязма Татарстанга багышланган выпусклардан алынган. Ул сабантуйга әзерләнү репетициясеннән, махсус халык җыеп көрәшә белмәгән иптәшләрне көрәштереп уздырылган. Май аенда, чәчү тәмамлангач. Мин көрэш тарихын өйрәнгәндә әлеге видеоязманың сценариенә юлыккан идем. Бер тапкач кабат бастырырмын. Ә бездә гомер гомергэ күтәреп көрәшкәннәр. һәм ул менә шушыйлайрак булган", дип үз сүзләренә дәлил итеп, тагын бер видеоязма тәкъдим итә:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз